ТР урта һөнәри белем учреждениеләренә квалификацияле кадрлар хәзерләү буенча максатчан программа нигезендә абитуриентлар кабул итү дәвам итә. 1 сентябрьгә 337 кеше укуга керешкән инде. Билгеләп үтик, аерым күрсәтелгән уку йортларына әлеге программа буенча укырга теләк белдереп, 500 дән артык абитуренттан гариза кергән булган. Әлеге белгечлекләр буенча дәүләт заказы исә 375 урынны тәшкил итә. Уку йортларына студентлар кабул итү әле декабрьгә кадәр башкарылачак.
Исегезгә төшерик, иң зур конкурс Түбән Кама нефть химиясе көллиятендә "Технологик процесслар һәм производстволарны автоматлаштыру" , Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендәге "Йорт һәм коммуналь хуҗалыгы сервисы", Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятендә "Компьютер челтәре" белгечлекләренә булган иде.
Элек максатчан контрактлы уку төшенчәсе югары уку йортларына мөнәсәбәтле генә кулланылса, хәзер мондый уку төре урта һөнәри белем йортларында да барлыкка килде. Максатчан контракт нигезендә укырга кереп, студент киләчәктә эш бирүче предприятиесе һәм уку йорты белән өчьяклы килешү төзи. Аның нигезендә предприятие студентка производство һәм диплом алды практикасы һәм хезмәт урынын тәэмин итә. Студент исә, үз чиратында, «4» һәм «5» билгеләренә генә белем алырга, ә укуы тәмамлангач, шул предприятиедә 3 ел эшләргә бурычлы. Иң әһәмиятлесе - әлеге программа кысаларында белем алучыга барлык уңай шартлар да тудырылачак. Мәсәлән, студентка ай саен 5200 сум күләмендә стипендия түләнә. Әгәр дә ул чит район яки шәһәрдән килеп, торак өчен түләп яшәргә мәҗбүр икән, предприятие аны бер көнгә 300 сум күләмендә акча белән тәэмин итә.
Гомумән, республика өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсендә килгәндә, 2014-2016 елларга Татарстанга барлыгы 100 меңгә якын хезмәткәр таләп ителәчәк. Аларның 66 меңгә якыны - башлангыч яки урта һөнәри белемгә ия белгечләр. Югары белемле кадрларга кытлык исә бары тик 34 меңне генә тәшкил итә. Бу күрсәткеч төбәктә югары квалификацияле белгечләргә һаман да ихтыяҗ зур булуын тагын бер кат күрсәтеп тора.