Җитештерүдә тагын 3 татарстанлы зыян күргән

2013 елның 13 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. 7 нче сентябрьдән 13 нә кадәр ТР Дәүләт инспекциясе тарафыннан  3 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Беренче бәхетсезлек очрагы 9 сентябрь көнне Актаныш районында булган. Биредә "Тан" ҖЧҖдә эшләүче 23 яшьлек төрле эштә эшләүче егет бункерга егылып төшә һәм томаланып үлә.
 Үлем белән тәмамланган икенче очрак  шул ук көнне Балык Бистәсе районының "Логос" ҖЧҖдә теркәлгән. Монда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак була.
11 сентябрьдә Азнакай районында бу хисап атнасы өчен соңгы очрак теркәлгән. "Актүбә ТМИ"дә  нефтьүткәргеч салган чакта машинист торба салгычның гусеницасы астына кергән.
Авыр һәм төркемле бәхетсезлек ораклары бу атнада теркәлмәгән.
Югарыда саналган очраклар буенча тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International