Бүген Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган. Ярминкәдә 6 предприятие эш урыннары тәкъдим иткән.
24 сентябрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
2 сентябрьдән 12сенә чаклы Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар ТР ветераннары белән бергә "Алексей Толстой" теплоходында круизда булып кайттылар. Сәяхәт маршруты Казан-Мәскәү-Казан аша узган.
Бүген "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Бөгелмә психоневрологик диспансерында алкоголь һәм наркотикларга бәйле авырулары булган гражданнар катнашында социаль мөһим чара булып узган. Алар белән очрашуга шәһәрнең эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре килгәннәр.
Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромлы һәм башка акыл ягыннан кимчелекләре булган балаларны дәвалау, акыл мөмкинлекләрен камилләштерү максатыннан "Үзгә бала" дип исемләнгән комплекслы дәресләр циклы уздырылган.
21 сентябрь көнне "Парк Хаус" моллы каршындагы мәйданда инде алтынчы тапкыр республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә, гомуми һәм өстәмә белем мәктәпләрендә, мәктәпара уку комбинатларында белем алучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары һәм эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Ярминкәне оештыручылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары.
19 сентябрь көнне "Камаз" мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә 18 предприятие эш урыннары тәкъдим итә.
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә социаль программалар республикакүләм конкурсы уздыралар. Әлеге бәйге наркоманияне кисәтү һәм махсуслашкан учреждениеләрдә тәрбияләнүче социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ яшүсмеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлдерелгән. Әлеге чара "Наркотикларсыз тормыш" девизы астында үтүче айлык кысаларында уздырылачак.
26 сентябрь көнне исә "Гаилә" үзәге гаилә һәм балаларны социаль тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен семинар да үткәрә. Ул "Яшүсмерләр арасында суицид куркынычын кисәтү" дип атала.