19 сентябрь көнне "Камаз" мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә 18 предприятие эш урыннары тәкъдим итә. Алар арасында: «БиПиЭс-Экзекьютив», «Магнолия-С» (Литейное), «Строй-Авто» ҖЧҖләре, КАМАЗ «Кою заводы» ААҖ, КАМАЗ «Пресс-рам заводы» АаҖ, «Мальвина» ҖЧҖ дә бар. Алар инженер, менеджер, мастер, администратор, химик анализ лаборанты, автоэлектрик, юл монтеры кебек белгечлекләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим итәләр.
Бу көнне чарага килүчеләр вакансияләр, эш графигы турында тулы мәгълүмат алып китә алачаклар.