Түбән Камада эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганнар

2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе оештырылган. Чарада "Камаз двигательләр заводы", "Тандер" ЯАҖ кебек оешмалар катнашкан.
Автомат линияләр көйләүче, термист, слесарь, электромонтер, кассир, товар кабул итүче, сатучы һ.б. белгечлекләр буенча  143 вакансия тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 24 кеше килгән, шуларның 15 кабат әңгәмә узарга чакырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International