Айрат Шәфигуллин "ТИСБИ" Университеты фән-мәгариф кластерының чираттагы координация советында катнашты

2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген "ТИСБИ" Университеты бинасында  "ТИСБИ" Университеты фән-мәгариф кластерының  чираттагы координация советы булып узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Казан, Түбән Кама, Әгерҗе, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Арча башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчеләр урынбасарлары  катнашты. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә  "ТИСБИ" Университеты фән-мәгариф кластерына керүче мәгариф учреждениеләре урнашкан.
 Совет эшендә "Алабуга" махсус икътисади зонасы персонал белән эшләү хезмәте җитәкчесе, инвалидлар уку өчен билгеләнгән һөнәри уку йортлары учреждениеләре җитәкчеләре, Казанның коорекция мәктәпләре директорлары да катнашкан.
Утырышта кластер эшчәнлегенең перспективалы юнәлешләре һәм 2014 нче елга күләмде эш планы  тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International