Сарманның «Шәфкатъ» үзәгендә балаларны наркотикларга каршы торырга өндәгәннәр

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Сарман районының «Шәфкать» үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  аграр көллият студентлары белән тренинг  үткәргәннәр.Бу чарада Аграр көллияттә белем алучы  35 студент катнашкан.

Тренинг  наркоманиягә каршы видеосюжет белән башланып киткән. Фикер алышудан соң сюжет яңадан дәвам ителеп, каршылыклы ситуацияләрдә уңай чишелеш табу юллары күрсәтелгән.    Очрашу ахырында гаиләдә яхшы мөнәсәбәт, изгелек,  үзара аңлашу турында теләкләр яңгыраган..

Әлеге тренинг балаларда алкоголь һәм наркотикларга  карата  тискәре караш  уятырга мөмкинлек тудырган. Психоактив мәтдаләргә карата балаларның тискәре фикерләре киңәйтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International