Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә. 9 нчы октябрьдән алып 15 нче октябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,87% тәшкил итә.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 17931 кеше исәпләнә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39554не тәшкил итә.