Апаста Зирәкләр һәм тапкырлар клубының ярымфинал уеннары үткән

2013 елның 18 октябре, җомга
Кичә Апас шәһәр тибындагы бистәсендә Зирәкләр һәм тапкырлар клубының ярымфинал уеннары булып узды. Биредә Татарстанның һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы егетләр-кызлар үзара көч   сынашканнар.
Уен нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән механик техникумы, Мамадышта урнашкан 87 нче номерлы һөнәри көллият, Буа ветеринар техникумы, Апас аграр көллияте, Саба аграр көллияте, Сарман аграр көллияте командалары финалга чыккан.
Әлеге чара укучыларның иҗади һәм социаль активлыгын күтәрү, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатларыннан чыгып үткәрелгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International