Авыр тормыш хәлендәге гаиләләр өчен бәйрәм узачак

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Иртәгә, 22 октябрь көнне,  "Июль" хәйрия фонды һәм Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге авыр тормыш хәлендәге гаиләләр өчен бәйрәм чарасы уздыра.
Әлеге бәйрәмнең максатына килгәндә, ул бу гаиләләргә үзара аралашырга, балаларны тәрбияләү буенча тәҗрибә уртаклашырга  мөмкинлек тудырудан гыйбарәт.
Бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр кафесында сыйлану, "Балаганчик на Булаке" театр-студиясе күрсәтәчәк театральләштерелгән тамаша  һәм
"Июль" хәйрия фондыннан бүләкләр көтә.
Чара узу урыны: Бауман урамында  урнашкан "Чәк-Чәк" кафесы.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International