Тукайның "Шәфкатъ" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Һөнәрләр калейдоскобы" дип аталган чара үткән

2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген Тукайның "Шәфкатъ" халыкны социаль тәэмин итү  үзәгендә "Һөнәрләр калейдоскобы" дип аталган  һөнәри юнәлеш  бирүче интерактив чара уздырылган.  Биредә төрле гаиләләрдән килгән барлыгы 54 яшүсмер катнашкан.  Дәрестә кешенең икътисади эшчәнлеге өлкәсенә караган һөнәрләр хакында сөйләшкәннәр.
Чара ахырында "Һөнәрдә бер көн" дип аталган уен да уздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International