ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Кичә Түбән Камада урнашкан "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә закон белән каршылыкка кергән 13 яшүсмер хокукый дәрескә чакырылган.
Минзәләдә урнашкан мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә "Ритэк" социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашкан булган. Нәтиҗәдә, аларның "Киләчәгем минем кулларда" дип исемләнгән проекты "Шәфкать" номинациясендә җиңүче проектларның берсе дип танылган.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда инде берничә ел дәвамында «РИТЭК» компаниясе һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан социаль һәм мәдәни проектлар арасында махсус бәйге оештырыла. Әлеге конкурсны үткәрү юкка түгел - аларда җиңү яулаган проектлар арасында бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләүчеләре бихисап.

Яр Чаллыда узган хисап атнасы барышында  теркәлгән эшсезләр саны 48 кешегә кимеп, 2524 не тәшкил итә.
6 нчы ноябрьдән алып 12 нче ноябрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 804 кеше теркәлгән. Шуларның 418е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 51 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 97гә кимеде. 12 ноябрьгә 17824 кеше эшсез дип белгеләнгән.
Иртәгә,  якынлашып килүче Халыкара Әниләр көне кысаларында,  Казан шәһәренең 1 нче номерлы балалар хастаханәсендә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан  "Иң гүзәл Әниләргә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелә.
Кичә Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Имин булмаган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлек"  темасына түгәрәк өстәл булып узды. Утырышта балигъ булмаганнар эшләре  комитеты, опека һәм попечительлек бүлеге, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча түгәрәк өстәл уздырылды. 
Яшел Үзән "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең "Экологик тигезлек" дип исемләнгән социаль проекты "Ритэк" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды" коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылучы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының бер җиңүчесе дип танылды. Әлеге проектның максаты әйләнә-тирә мохитне саклап калу, балаларда экологик үзаң тәрбияләү, аларның бу юнәлештә эшчәнлеген активлаштырудан гыйбарәт иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International