Республикада 17824 кеше эшсез дип теркәлгән

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

6 нчы ноябрьдән алып 12 нче ноябрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 804 кеше теркәлгән. Шуларның 418е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 51 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Татарстанда 17824 кеше эшсез дип теркәлгән.

Шул ук вакытта,  эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 38510 вакансия белән билгеләнә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International