"Гаилә" үзәгендә Әниләргә багышланган чара үткәрелә

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Иртәгә,  якынлашып килүче Халыкара Әниләр көне кысаларында,  Казан шәһәренең 1 нче номерлы балалар хастаханәсендә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан  "Иң гүзәл Әниләргә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелә. Бирегә үсешендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче аналар чакырулы.
Бәйрәм барышында кунакларны психологлар белән әңгәмә, тренинг, уеннар  һәм  "Траттория" ресторанында бәйрәм чәе көтә. Чара ахырында һәрбер әнигә истәлекле бүләкләр  тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International