Яшел Үзәннең "Родник" үзәге республика социаль проектлар конкурсында җиңү яулаган

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Яшел Үзән "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең "Экологик тигезлек" дип исемләнгән социаль проекты "Ритэк" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды" коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырылучы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының бер җиңүчесе дип танылды. Әлеге проектның максаты әйләнә-тирә мохитне саклап калу, балаларда экологик үзаң тәрбияләү, аларның бу юнәлештә эшчәнлеген активлаштырудан гыйбарәт иде.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, экологик тәрбия һәм укыту программасы этаплы үсеш принцибы буенча төзелгән. Беренче баскычта теоретик материал өйрәнелә, аннан соң ул бер системага салына, гомумиләштерелә. Ахырда исә бу материал яшүсмерләр тарафыннан төрле чаралар үткәргәндә кулланыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International