Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне киметү буенча чара узган

2013 елның 15 ноябре, җомга
Кичә Түбән Камада урнашкан "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә закон белән каршылыкка кергән 13 яшүсмер хокукый дәрескә чакырылган. Чараның максаты яшүсмерләрнең шәхесен үстерү, аларны ачудан гыйбарәт булган. Бу көнне балалар үзбәяңне күтәрү, шәхси ресурсларны ачу кебек күнегүләр эшләгәннәр.
Чара ахырында үзләренең эш көндәлекләрен тутырганнар.
Әлеге чара  балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне киметү программасы кысаларында оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International