Моношәһәрләрдә эшсезләр саны кимеде

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда узган хисап атнасы барышында  теркәлгән эшсезләр саны 48 кешегә кимеп, 2524 не тәшкил итә.

Эшсезләр саны Чистайда 31гә, Алабугада 19га һәм Түбән Камада 12гә  кимегән. Ягъни 831, 572, 1301 кеше эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә баскан.

Эшсезлек арту буенча алдынгылык башкалада. Биредә узган хисап атнасында эшсезләр саны 53 кешегә арткан һәм бүген Казанда 3754 эшсез кеше.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International