Татарстанда инде берничә ел дәвамында «РИТЭК» компаниясе һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан социаль һәм мәдәни проектлар арасында махсус бәйге оештырыла. Әлеге конкурсны үткәрү юкка түгел - аларда җиңү яулаган проектлар арасында бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләүчеләре бихисап.
Мәсәлән, узган ел «ТИСБИ» идарә университеты әлеге конкурсның абсолют җиңүчесе дип танылган иде. Алар бу чарада начар ишетүче инвалидларга югары белем бирүне күздә тоткан «Укыйсым килә!» проекты белән катнашты.
«ТИСБИ» 400 инвалидны эшле иткән
Жюри әгъзалары өчен бу проект уникаль булса да, университет исә инвалидларга белем бирү белән инде күптәннән - 1997 елдан бирле шөгыльләнә. Ул чорда мөмкинлекләре чикле студентларга белем бирү дистанцион рәвештә тормышка ашырылган булса, хәзер исә алар әлеге уку йортының башка студентлары белән бергә укырга йөри, парта артына утырып эшли ала.
Соңгы 16 ел эчендә әлеге университетны 400гә якын инвалид тәмамлап чыккан. Алар барысы да югары белемгә ия дип әйтеп булмый - араларында дистанцион рәвештә укучылар, урта һөнәри белем үзләштерүчеләре дә бар.
Проблемаларны чишәргә конкурс ярдәм итә
Мөмкинлекләре чикле студентлар белән эш актив барса да, вуз җитәкчелегенә төрле дәрәҗәдәге проблемалар белән еш очрашырга туры килгән. Беренче чиратта, бу уку сыйныфларының тиешле материаль-техник чаралар белән җиһазландырылмаган булуы белән бәйле. Әлеге мәсьәлә берничә ел дәвамында начар ишетүче студентлар өчен аеруча актуаль дип саналган.
Ниһаять, социаль һәм мәдәни проектлар арасында уздырылган конкурста җиңү яулау вуз җитәкчелегенә начар ишетүче инвалидларга белем бирү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек биргән. Алар хәзер югары технологияле җиһазлар ярдәмендә укый, иң мөһиме, аларга мөмкинлекләре чикле студентларны укыту тәҗрибәсе зур булган югары квалификацияле белгечләр белем бирә. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, яңа төр җиһазлар студентлар өчен уку процессын җиңеләйтеп кенә калмый, ә материалны тулырак итеп үзләштерергә дә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, начар ишетүче студентларның күбесе зачет һәм имтиханнарын да бары тик яхшы билгеләргә генә тапшыра.
Вуз укытып кына калмый, эшкә дә урнаштыра
- Хәзерге вакытта безнең вузның көндезге бүлегендә 12 начар ишетүче студент белем ала. Алар «Салым эше» факультетының «Бухгалтер учеты, анализ һәм аудит» билгечлеге буенча укый. Инвалидларның күбесенең нәкъ менә әлеге кафедраны сайлавы юкка түгел. Бу профессия буенча алар үзләренә туры килә торган эшне тизрәк таба алачак, - дип сөйләде безгә «ТИСБИ» идарә университеты ректоры Нэлли Прусс.
Җитәкче сүзләренә караганда, университетның максаты - мөмкинлекләре чикле студентларны укытып чыгару гына түгел. Вуз җитәкчелеге аларның киләчәк тормышын да күзәтеп тора, ә иң мөһиме, инвалид-студентларга эшкә урнашырга булыша икән.
- Быел әлеге факультетны 9 студент тәмамлады. Диплом эшләрен яклау чарасына без эш бирүчеләрне дә чакырдык. Араларында алты банк вәкилләре белән беррәттән Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан да кешеләр бар иде. Нәтиҗәдә, дүрт студентыбызга диплом эшләре турында фикер алышу дәвамында ук эш урыннары тәкъдим иттеләр, - дип дәвам итте сүзен Нэлли ханым. Хәзерге вакытта башка студентлар да яхшы гына урыннарда хезмәт куя икән.
Бүген Универсиада авылында урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәгендә «РИТЭК» һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан уздырылган чираттагы бәйге җиңүчеләр ачыкланачак. Алар ярдәмендә республика өчен файдалы һәм кызыклы проектлар саны тагын да күбрәк булыр дип ышанасы килә.
Рәмзия ЗАКИРОВА