Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге проекты социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңгән

2013 елның 15 ноябре, җомга
Минзәләдә урнашкан мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дә "Ритэк" социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашкан булган. Нәтиҗәдә, аларның "Киләчәгем минем кулларда" дип исемләнгән проекты "Шәфкать" номинациясендә җиңүче проектларның берсе дип танылган. Әлеге проектның максатына килгәндә, ул инвалид балаларга тегүчелек серләрен өйрәтүдән гыйбарәт. Бу белемнәр балаларга киләчәктә  һөнәрле булырга ярдәм итәр дип уйлый белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International