ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "Балигъ булмаганнар арасында хокукый мәдәният" темасына гамәли семинар узган. 
Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортларында белем алучы иң алдынгы студентлар катнашында «Лицеистлар балы» уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. Әйтергә кирәк, яшьләр арасында әлеге чараның абруе көннән-көн арта.

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  13 нче ноябрьдән алып 19 нчы ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 121 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.
Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 19нчы ноябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17712 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 112 кешегә кимрәк.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында  0,87% ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,86% ны тәшкил итә.
Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  проектлары Ритек социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңгән. Беренче проект "Минем кече туган ягым" дип атала. Ул "Өмет яры" үзәге җирлегендә шул ук исемдәге ай саен чыга торган журнал чыгаруны күздә тота.

19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүгеннән алып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Боинг 737-500" авиаһаләкәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарына матди ярдәм түли башларга әзер.
20 ноябрьдә Пирамида концертлар залында Татарстан тарихында бишенче тапкыр лицеистлар Балы узачак. Балга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Р.Шәфигуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты социаль үсеш идарәсе башлыгы И.Ф.Бәдриев һәм башкалар  чакырулы.
Шушы көннәрдә Түбән Камада эшче яшьләр фестивале тәмамланды. Биредә Чистайда урнашкан "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йорт хезмәткәрләре  дә катнашканнар.
21 ноябрьдә хокук бозуларны комплекслы кисәтү программасы кысаларында Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "Балигъ булмаганнар арасында хокукый мәдәният" темасына гамәли семинар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International