Менделеевск "Өмет яры" үзәге проекты социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңгән

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  проектлары Ритек социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңгән. Беренче проект "Минем кече туган ягым" дип атала. Ул "Өмет яры" үзәге җирлегендә шул ук исемдәге ай саен чыга торган журнал чыгаруны күздә тота. Бу журналны авыр тормыш хәлендә булган һәм социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге балалар чыгарырга тиеш.
Ә «Online-аралашу - укырга беркайчан да соң түгел» дигән проект исә узган ел "Шәфкать" номинациясендә җиңү яулаган «Online-аралашу" проектының дәвамы булып тора. Ул пенсионерларны мәгълүмати технологияләр  белән эшләргә өйрәтеп, шуның белән социаль статусын күтәрүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International