"Гаилә" үзәгендә "Балигъ булмаганнар арасында хокукый мәдәният" темасына чара уздырыла

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
21 ноябрьдә хокук бозуларны комплекслы кисәтү программасы кысаларында Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "Балигъ булмаганнар арасында хокукый мәдәният" темасына гамәли семинар узачак. Биредә ТР гаилә һәм балаларны социаль тәэмин итү учреждениеләре белгечләре катнаша.
Семинар 10.00 нан 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International