ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 13 нче ноябрьдән алып 19 нчы ноябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 121 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 101 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 55, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 50, төзелеш – 46, мәгариф – 36, транспорт һәм элемтә – 35, сәламәтлек саклау – 30, дәүләт идарәсе – 29, күчемсез милек белән операцияләр – 28, икътисад эшчәнлеге – 27, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 14, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 11, файдалы казылмалар табу – 9 кеше. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.