Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 19нчы ноябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17712 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 112 кешегә кимрәк.
Хисап атнасы барышында исә 825 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 414е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 68 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 17 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.