Башкалада лицеистлар Балы узачак

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
20 ноябрьдә Пирамида концертлар залында Татарстан тарихында бишенче тапкыр Лицеистлар балы узачак. Балга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Р.Шәфигуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты социаль үсеш идарәсе башлыгы И.Ф.Бәдриев һәм башкалар  чакырулы.
Бәйрәмдә ТР һөнәри белем учреждениеләреннән килгән 700 ләп лицеист катнашачак. Алар -  укуда, спортта, бәйгеләрдә, сәнгатьтә   алдынгы булган укучылар.
Республикада эшче һөнәрләрне популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә. Бу җыен исә шушы максатка ирешүдә аеруча зур роль уйный торган чараларның берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International