Чистайда урнашкан интернат-йорт хезмәткәрләре эшче яшьләр фестивалендә катнашканнар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Камада эшче яшьләр фестивале тәмамланды. Биредә Чистайда урнашкан "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йорт хезмәткәрләре  дә катнашканнар.
Фестиваль "Акчарлак" лагере җирлегендә уздырылган. Конкурс нәтиҗәсендә "Юлдаш" интернатының яшь коллективы "Иң яхшы дивар газетасы" номинациясендә 1 нче урын, ә "Дан минуты" номинациясендә исә 3 нче урын  алган. Шулай ук жюри юлдашлыларны "Хореография" һәм "Вокал" номинациясендә дә махсус призлар белән бүләкләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International