Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авиаһаләкәт нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарына матди ярдәм күрсәтергә әзер

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүгеннән алып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Боинг 737-500" авиаһаләкәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарына матди ярдәм түли башларга әзер. 2013 нче елның 17 ноябреннән "2013 нче елның 17 ноябрендә самолет һәлакәте нәтиҗәсендә үлгәннәрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү" дигән ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә  һәр һәлак булган гражданга 1 миллион сум күләмендә  ярдәм каралган.
Әлеге акчаларны алу өчен үлгән гражданнарның гаилә әгъзаларына үлгән кешенең яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Чит ил, шулай ук РФнең  башка төбәкләре гражданнарының туганнарына  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итү мәгкуль.
Түләүне рәсмиләштерү өчен түбәндәге исемлеккә кергән документлар кирәк булачак:
-гариза;
-Үлү хакында таныклык (булса);
-бортта булган граждан белән туганлыкны раслаучы документ копиясе

-  бортта булган гражданның иждивениедә булуын раслаучы документ;
-кирәк булган очракта опекага алу хакында карар копиясе;
-доверенность копиясе.

Гаилә әгъзалары гариза белән бергә паспорт (яки шәхесне раслаучы башка документ), банкта гаилә әгъзасы исеменә ачылган счеты реквизитларын да бирергә кирәк.

Документларның күчермәсе нотариуста расланмаган очракта әлеге документларның оригиналы кирәк булачак.

Әгәр матди ярдәмне берничә кеше  алырга тели икән, ул һәр кешегә тигез күләмдә бүлеп бирелә.

Әлеге сорауга бәйле барлык хокукый норматив-актлар белән әлеге сылтама аша узып танышырга мөмкин:  http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=590307.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International