Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында 0,87% ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 0,86% ны тәшкил итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 17712 эшсез граждан исәпләнә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны бүгенге көндә 35687гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5599 эш урыны ачык дип белдергәннәр.