ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Буа районында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны  Гарифҗан Хәйруллинга 90 яшь тулган. Юбилей уңаеннан авыл клубында тантаналы чара үткәрелгән. 
Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәгендә “Хисләрне көйләү” дип исемләнгән чара узган. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 19 бала катнашкан.
Бөгелмә яшәү урыны булмаганнар өчен социаль җайлашу үзәге карамагындагы кешеләрнең Раштуа бәйрәмнәрендә чиркәүгә барып, догалар кылу мөмкинлеге булмаганлыктан, үзәк белгечләре Антоний атаны һәм Серафим Саровский храмыннан руханиларны үзләренә кунакка дәшкәннәр.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бөгелмә Бөгелмә “Радуга” - “Салават купере” халыкны социаль тәэмин итү үзәге социаль хезмәткәрләре Зоя Дегтярева  һәм Валентина Давыдова  Наратлы авылындагы өлкәннәрне карыйлар. 
Бөгелмә  “Радуга” - “Салават купере” халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең  өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә өлкәннәр белән эшләүнең инновацион технологияләрен даими кулланалар.
Тукай районы “Шәфкать”  халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан Князев авылы мәдәният йортында Балалар иҗаты мәктәбе концертын карау оештырылган.
Тукай районы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә сәламәтлек сәгате уздырганнар. “Сәламәт яшибез” дип исемләнгән әлеге чарада социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 12 бала катнашкан. 
Норлатның “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре күп балалы ата-аналар өчен махсус чара уздырганнар. 
Менделеевск «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү  бүлеге белгечләре үзәк карамагында торучы өлкәннәр һәм инвалидларны Үзәк китапханәгә очрашуга чакырганнар. 

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Кичә Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан “Сәламәтлек кирәк булса табигатькә чык!” дип  исемләнгән спорт чарасы уздыдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International