Кукмараның “Тылсым” үзәге карамагындагы балалар өчен спорт чарасы уздырганнар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Кичә Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан “Сәламәтлек кирәк булса табигатькә чык!” дип  исемләнгән спорт чарасы уздыдырылган. Әлеге чара “Йорт учагы” программасы кысыларында үткәрелгән. Чарага тармакара исәптә торучы балалар һәм аларның ата-аналары чакырылган.

Кукмараның тау-чаңгы комплексында алар рәхәтләнеп чана-чаңгыда шуганнар, хәрәкәтле уеннарда катнашканнар. Чара ахырында һәркемне җылы чәй һәм коймак белән сыйлаганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International