Бөгелмә яшәү урыны булмаганнар өчен социаль җайлашу үзәге карамагындагы кешеләрнең Раштуа бәйрәмнәрендә чиркәүгә барып, догалар кылу мөмкинлеге булмаганлыктан, үзәк белгечләре Антоний атаны һәм Серафим Саровский храмыннан руханиларны үзләренә кунакка дәшкәннәр. Антоний ата догалар укыган һәм биредә яшәүчеләрне дөрес тормышка кереп китәргә өндәгән. Бөтен кеше дә әлеге очрашу белән бик кәнәгать калган һәм аны оештырган белгечләргә зур рәхмәт хисләре җиткергән.