Тукай районы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә сәламәтлек сәгате уздырганнар. “Сәламәт яшибез” дип исемләнгән әлеге чарада социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 12 бала катнашкан. Әлеге сәгать барышында начар гадәтләрне кисәтү кебек сораулар хакында сөйләшкәннәр. Балаларны үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга, күбрәк саф һавада күбрәк булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырганнар.