Буаның “Гармония” үзәге карамагындагы ветеран 90 яшьлеген билгеләп үткән

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буа районында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны  Гарифҗан Хәйруллинга 90 яшь тулган. Юбилей уңаеннан авыл клубында тантаналы чара үткәрелгән.  Бу көнне юбилярны район башлыгы исеменнән аның урынбасары В.Егоров тәбрик иткән, ул РФ Президенты исеменнән котлау кәгазе, чәчәкләр һәм азык-төлек тутырылган букча тапшырган.  

Ветеран хөрмәтенә мәктәп укучылары концерт та куйганнар. Сәхнәдә аның тормыш юлы күрсәтелеп барган. Ул сугыш еллары михнәтен дә, авыр хезмәт елларын да күргән кеше, хәзерге вакытта  лаеклы ялда.  2007 нче елдан бирле Буаның “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге карамагында исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International