Норлатның “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре күп балалы ата-аналар өчен махсус чара уздырганнар. Социаль психолог укыган лекция ата-аналарга тәрбияле, бәхетле балалар үстерергә ярдәм итү буенча киңәшләрдән гыйбарәт булган. Барлык аналар да диярлек гаиләдә барлыкка килүче охшаш проблемаларны әйтеп узсалар да, уртак чишелеш тәкъдим итә алмаганнар. Шуңа күрә психолог һәр гаилә өчен аерым киңәш биргән. Һәр катнашучыга балалар белән дөрес мөгамәлә төзергә өйрәткән күрсәтмәләр язылган буклетлар таратылган.