Бөгелмә “Радуга” - “Салават купере” халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә өлкәннәр белән эшләүнең инновацион технологияләрен даими кулланалар. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Е.Колупаева тарафыннан социаль хезмәткәрләр өчен пластилин һәм җеп белән эшләү буенча мастер-класс уздырылган. Белгеч фикеренчә, өлкәннәрне тернәкләндерүдә әлеге технологияне куллану кулларның вак моторикасын, физик мөмкинлекләрне ныгытырга, иҗади потенциалны уятырга, танып белүне яхшыртырга ярдәм итәчәк.