Тукай районы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан Князев авылы мәдәният йортында Балалар иҗаты мәктәбе концертын карау оештырылган. Концерт карарга инвалид балалар, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган.
Бу чара балалар күңелендә иҗат белән шөгыльләнү теләген уяткан. Бүлек белгечләре сүзләренә караганда, алар балаларны мәдәният елы кысаларында узачак чараларга даими чакырып торырга җыеналар.