Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәгендә “Хисләрне көйләү” дип исемләнгән чара узган. Биредә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 19 бала катнашкан. Чара “ТР халкын наркотиклаштырудан кисәтү” озакка исәпләнгән максатчан программасы нигезендә үткәрелгән.
Дәрес барышында яшүсмерләрнең хисси киеренкелеген бетерү өчен психолог тренинглы күнегүләр үткәргән. Балалар киләчәктә дә хисләрен, кәефләрен, үз-үзен тотышларын тотрыклы итә алсын өчен психолог аларга “Үзеңә үзең ярдәм ит” дигән булектлар да тараткан.