Менделеевск «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре үзәк карамагында торучы өлкәннәр һәм инвалидларны Үзәк китапханәгә очрашуга чакырганнар. Ветераннар Русиядә мәдәният елына багышлап уздырылган чарада катнашканнар. Мария Колупаева һәм Оксана Устюжанина аларга кешене бөтен тормышы буйлап озатып баручы җырлар турында сөйләгәннәр. Шулай итеп, өлкәннәр колядка, күңел ачу, туй, сатирик, тарихи, солдат, бишек, инкыйлабка багышланган һәм башка җырларны ишетә алганнар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар әлеге очрашуны оештырган өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткереп калалар.