Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре наркологик диспансерда чара уздырганнар

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрнең наркологик диспансерында тернәкләндерү курсы узучы гражданнар белән чираттагы очрашу үткәргәннәр.  Әлеге чараның максаты үзәк тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре белән таныштырудан гыйбарәт булган.  Очрашуда 13 кеше булган.  Гражданнар иҗтимагый эшләрдә  катнашу һәм һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International