Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 296 кешегә артып, хәзер 18149 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 914 кеше эшсез дип танылган, шуларның 459 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 56 – үз теләге белән эштән киткән.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 18 меңнән артык эшсез катлам туры килә.