Менделеевск “Өмет яры” үзәге карамагындагы балалар рәсем конкурсында катнашканнар

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Яшь буында иҗат мөмкинлекләрен үстерү, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү, шәһәрне өйрәнүгә җәлеп итү максатларыннан Менделеевск “Өмет яры” халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Минем йорт, минем шәһәр, минем туган илем” дип исемләнгән рәсем конкурсын оештырганнар.  Мәдәният елына багышланган әлеге конкурс  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар арасында узган.  Яшь рәссамнар пумала һәм буяулар аша  туган шәһәрләренең матурлыгын, йорт, мәктәп, ишек алды, киләчәктәге шәһәрне күрсәтә алганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International