Идел буе эш белән тәэмин итү үзәгендә 2014 нче елда инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм булдыру хакында сөйләшкәннәр

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның 28 предприятие һәм оешмасы белән эшлекле киңәшмә  булып узган. Темасы: “2014 нче елда инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен  эш урыннары квоталау һәм булдыру”. Үзәк директоры М.Хәйруллин 2013 нче ел өчен эш нәтиҗәләре хакында чыгыш ясаса, аның урынбасары Р.Галиева “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен  эш урыннары квоталау һәм булдыру” турындагы ТР законын аңлатып үткән.  Киңәшмәдә шулай ук Идел буе прокуратурасы вәкиле – прокурорның өлкән ярдәмчесе А.Цеханович та катнашкан. Ул, үз чиратында, югарыда телгә алынган әлеге законны үтәү һәм җаваплылык турында  искәрткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International