4 февральгә республика башкаласында эшсезлек торышы буенча хәл болайрак күзаллана. Атна дәвамында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 54 кә артып, бүгенге көндә 3773 кешене тәшкил итә.
Моношәһәрләргә кагылышлы: Яр Чаллыда эшсезләр саны 12 кешегә арткан. Тулаем алганда автошәһәрдә 2308 эшсез граждан исәпләнә. Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Кама Аланында шундый ук хәл. Биредә эшләмәүчеләр саны 32, 28 һәм 13 кешегә кимегән. Хәзер бу шәһәрләрдә 834, 1290, 431 эшсез кеше бар (тәртип буенча).