11 февральдә 12 сәгатьтән 15 сәгатькә чаклы Идел буе эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы урыннар кече ярминкәсе уздырыла. Биредә «МУП «Метроэлектротранс» троллейбус депосы, «Радиоприбор» ААҖ, ОАО «Казан электротехника заводы» ААҖ, «КМИЗ» ААҖ, «Казавтотранс» ҖЧҖләре вәкилләре катнашачак.
Чарага килүчеләр әлеге предприятиеләрдә булган вакансияләр турында белә, предприятие вәкилләре белән аралаша, эшкә юлламалар, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән белешмәләр ала, һөнәри юнәлешен билгели, кабаттан уку хакында сөйләшә алачак.
Ярминкәгә килүчеләр эшкә урнашу темасына тарату материаллары, басма матбугат белән дә тәэмин ителәчәк.
Чара Казан шәһәре, бергуган Касыймовлар урамы, 22/7нче йорт адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 224-86-66