Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр

2014 елның 7 феврале, җомга
Югары Осланда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортта учреждениедә яшәүче гражданнарны социаль тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә. Пенсионерлар тормыштагы үзгәрешләрдән артта калмасын, интеллектуаль потенциалын яхшыртсын өчен өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтә башлаганнар. Белгеч Антонина Банникова аларны махсус программа буенча укыта. Әлеге программа ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан интернатта яшәүчеләр белән иң яхшы тернәкләндерү эше оештыру буенча үткәрелгән конкурста 1 нче урын яулаган булган. 
Белгеч сүзләренә караганда, заманча медиатехника һәм видеотека белән җиһазландыру бәрабәренә өлкәннәр өчен компьютер белемен үзләштерү мөмкинлеге дә тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International