5 нче февральдән алып 11 нче февральгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының артканы күзәтелә. Бер атна эчендә республикада эшсезләр саны 209 га арткан. Татарстан буенча тулаем алганда 18358 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 970 кеше эшсез калган. Аларның 712се - эштән азат ителгәннәр. 536 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 73 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.
Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе Яр Чаллыда һәм Түбән Камада яшәүчеләр. Биредә теркәлгән эшсезләр саны 2292 һәм 1289 тәшкил итә. Иң аз эшсезләр саны Менделеевскта – бары тик 130 кеше генә.