Лаешта Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган чара үткән

2014 елның 14 феврале, җомга
Бүген Лаешта Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узган. Биредә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары,  район һәм шәһәр иҗтимагый оешмалары, пенсия фонды, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләре вәкилләре катнашкан.
Лаеш районы башлыгы исеменнән  барлык әфганчыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылган, ә туганнары үлгән гаиләләргә өстәмә акча бирелгән.
Чара ахырында Лаешның Җиңү паркында  мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булып үткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International