"Волонтер" доброволецлар хәрәкәтен үстерү тармакара үзәге "Яңа Академиясенең" беренче сессиясе тәмам

2014 елның 14 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Алабугада "Волонтер" доброволецлар хәрәкәтен үстерү тармакара үзәге "Яңа Академиясенең" чираттагы  сессиясе тәмамланган.  Монда мөмкинлекләре чикле балаларны карау, алар катнашында акцияләр уздыру, психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә багышланган лекцияләр уздыру күздә тотылган.  Чараның беренче ике көне  шәхси үсеш тренингларына багышланган. Подполковник Вера Герасимова  исә наркотикларга каршы эшчәнлек алып бару хакында сөйләгән. 
Беренче сессия нәтиҗәләре буенча тагын 4 кеше  волонтерлар рәтенә кертелгән.  Аларның барысына "алтын футболкалар" тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International