Татарстанда эшче кулларга кытлык саклана бирә

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 36748  вакансия исәпләнә.  5  нче февральдән алып 11 нче февральгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3401 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 18771 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга һәм Түбән Камада күзәтелә.   Биредә 4478, 2886, 2727 һәм 1298 эшчегә ихтыяҗ бар.

Эш табу өчен  иң авыр җирлекләр булып Кайбыч, Апас һәм Саба районнары исәпләнә. Аларда 12, 12 һәм 2 генә вакансия бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International