Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Кукмараның эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы  эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган.  Чарада Зур Кукмара авылы урта гомуми белем бирү  мәктәбе сыйныф җитәкчеләре һәм 10-11 нче сыйныф укучылары катнашкан.  Шулай ук ярминкәгә "БИНК" СДК, "Профессионал" уку-һөнәри комбинаты җитәкчеләре  дә килгән.
 Бу көнне өлкән сыйныф укучылары белән һөнәр сайлауның дөрес ююлары турында фикер алышканнар.  Чара ахырында укучылар үзләренә туры килүче һөнәр билгеләү буенча тест узганнар.
Әлеге чарада барлыгы 29 укучы һәм аларның сыйныф җитәкчеләре катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International